

Туган телебез яугирләрнең гомерен саклап йөртә...
Эссе
Чын геройлар безнең арада, янәшәдә генә. Минем өчен ул – әниемнең энекәше, минем абыем Ильнур Пәрвәзов. Ул – штурмлаучы. 2022 елдан алып бүгенгәчә махсус хәрби операция зонасында. Сугыш яланында күрсәткән батырлыклары өчен дүрт тапкыр медальгә лаек булды. Ялга кайткан вакытта абыем яудашлары, бергә күрсәткән батырлыклары турында сөйли.
– Безнең гомеребезне туган телебез саклый, – ди ул.
– Ничек? – димен гаҗәпләнеп.
– Рациядән сөйләшкәндә дошман урыс һәм инглиз телләрен тиз аңлый, ә татарча сөйләшкәндә, төшенә алмый. Тәржемә итеп өлгермиләр, туган телебездә сөйләшеп, без берничә операцияне уңышлы башкарып чыктык. Туган телебез – безне саклап йөртә. Өйрәнегез, яратыгыз, онытмагыз! – ди Илнур абыем.
Туган телебезнең көче искитмәле! Абыемны һәм аның белән бергә булган барлык егетләрне ахыргача сакласын. Җиңү белән кайт, Илнур абый!
Данил САДЫЙКОВ, 9 А сыйныфы
Уфа районы Миловка авылының “Гармония” мәктәбе.