+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
12 Октября 2025, 12:15

Башыгыз еш авыртамы?

Кайбер ризыклардан баш тартыгыз.

Башыгыз еш авыртамы?Башыгыз еш авыртамы?
Башыгыз еш авыртамы?

Колбаса, сосиска яки соя соусы кебек артык тозлы ризыклар баш авыртуына китерергә мөмкин. Бу хакта табиб-диетолог, нутрициолог Евгений Арзамасцев сөйләде.

"Әгәр кешенең кан басымы белән проблемасы, ягъни ул үзгәрүчән булса, һәм пациент моны баш авыртуы аша сизә икән, кан басымын күтәрә торган ризыклар шундый ук баш авыртуга китерергә мөмкин", – дип билгели эксперт.

— Артык тоз кулланганда да баш авыртуы башланырга мөмкин. Натрий шулай ук соя соусында һәм колбаса кебек ярымфабрикатларда бик күп. Тоз сыеклыкның тоткарлануына, кан басымы күтәрелүенә һәм баш авыртуына китерә, — ди белгеч.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас