

Еллар узу белән күп кешеләр яшәү ямен, кызыгын югалта башлый. Алда инде бернинди яңалык юк кебек тоела, ә һәр көн узганына охшаган. Авырулар арта, көч китә, активлык кими. Кинәт пауза ясау, эштән туктау бигрәк тә гомер буе хәрәкәттә булганнарга авыр. Гомер узып киткән кебек. Академик Наталья Бехтерева, билгеле нейрофизиолог, гомер буе баш мие эшчәнлеген өйрәнгән белгеч олыгаюны башкача күрә. Ул моны кояш бату түгел, ә кешенең ниһаять үз-үзен ишетә ала торган яңа тормыш этабы дип саный.
Галим сүзләренчә, картлык – юлның ахыры түгел, ә кешенең яшәеш мәгънәсен аңларга сәләтле вакыты.
Беренче киңәш – бүгенге белән яшәү. Күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр күңелләре белән үткәннәргә әйләнеп кайта, анда барысы да яхшырак булып тоела: дөнья яктырак, сәламәтлек ныграк, шатлыклар күбрәк. Ләкин, истәлекләрдә тоткарланып, кеше бүгенге көн белән элемтәсен югалта. Наталья Бехтерева шатлыкны бүген, хәзер — якыннарың белән сөйләшеп, саф һавада йөреп кереп, китап укып, гадәти вак-төяк нәрсәләрдән эзләргә киңәш итә. Укыганда баш мие картаймый, дип ышандыра ул. Яңа тәэссоратлар - аның өчен иң яхшы “зарядка”. Бу яңа китап уку, башка маршрут буенча йөрү, заманча технологияләр белән танышу булсын.
Икенче киңәш – акылны тонуста тоту. Белгеч әйтүенчә, акыл ялкаулыгы физик чирләрдән дә куркынычрак. Кеше дөнья белән кызыксынмый башлау белән, аның аңы тоныклана башлый. Акылны мускуллар кебек күнектерергә кирәк. Гади әйберләр — кроссвордлар, өстәл уеннары, шахматлар, дуслар белән фильмнар һәм китаплар турында фикер алышу ярдәм итә. Балалардан, оныклардан телефонда яисә планшетта интеллектуаль уеннарга өйрәнегез, бу хәтерне ныгытып кына калмый, араларны да якынайта, дигән фикердә белгеч.
Автор фотосы.