+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
13 октябрь 2025, 09:25

Бу җимеш өстәлегездән өзелмәсен!

Ул киптерелгән җиләк-җимеш арасында чемпион булып тора.

Бу җимеш өстәлегездән өзелмәсен!Бу җимеш өстәлегездән өзелмәсен!
Бу җимеш өстәлегездән өзелмәсен!

Өрек, күрәгә файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар, биофлавоноид, шикәр, органик кислоталарга байлыгы белән киптерелгән җиләк-җимеш арасында чемпион булып тора. Иң мөһиме — абрикосны киптергәндә ул файдалы үзенчәлекләрен югалтмый, тулысынча саклап кала. Шуңа да бу җимешне көндәлек рационына керткән кешеләр бик дөрес эшли.

Өрек аскорбин кислотасына, В, РР, А провитаминнарына бик бай. Минерал составы буенча анда тимер, көмеш, магний өстенлек итә. Бигрәк тә өректә йөрәк сәламәтлеге өчен кирәкле бик мөһим элемент — калий бар. Ул организм өчен файдалы һәм җиңел үзләштерелә торган табигый формада булуы белән дә отышлы. Шулай ук, өрек, күрәгә файдалы табигый шикәр — фруктоза белән глюкозага бай булуы белән дә аерылып тора. Сәламәтлек өчен кешегә көненә 5-10 данә күрәгә ашап кую да җитә. Анемия белән җәфаланучыларга абрикос аеруча файдалы, шуңа аны сезонында күбрәк кулланырга һәм кайнатма, компот әзерләп куярга кирәк.

Әгәр сез әлегә кадәр бу җимешне көндәлек рационыгызга кертмәгәнсез икән, киңәшебезне искә алыгыз.

 

Фото: vpuzo.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас