

Дөгедән таралып торган гарнир әзерли беләсезме, дуслар? Ул еш кына ябышкак, ботка рәвешендәге массага әверелә. Сәбәбе – крахмалда. Аны үтәкүренмәле булганчыга кадәр салкын су астында күп тапкырлар юарга мөмкин. Әмма бу вакытны ала һәм еш кына көткән нәтиҗәне бирми.
Крахмалны тиз бетерергә мөмкинлек бирә торган бер җиңел алым бар. Ул – дөгене гади аш тозы кушылган җылы суда тоту. Якынча 60 градуска кадәр җылытылган бер литр суда бер аш кашыгы тоз эретәләр. Тозлы суда дөгене 40-60 минутка калдыралар. Бу вакыт эчендә тозлы эремә дөге бөртекләреннән крахмалны юып чыгарырга ярдәм итә. Аннары агып торган су астында бер тапкыр тиз генә чайкап алу да җитә. Мондый ысул яхшы нәтиҗә бирә. Дөге пешкәннән соң таралып тора, ябышмый. Моннан тыш, ярмага хас онлы тәме юкка чыга.
Фото: eda.ru.