+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
14 октябрь 2025, 07:10

Бу җимеш яман шештән саклый

Белгеч аны дөрес кулланырга өйрәтә.

Бу җимеш яман шештән саклыйБу җимеш яман шештән саклый
Бу җимеш яман шештән саклый

Халык арасында бик популяр җимешне ашау организмдагы ялкынсынуны киметергә ярдәм итәчәк. Токсиколог-табиб, медицина фәннәре докторы Михаил Кутушов әнә шундый фикер белдерде.

Сүз анар җимеше һәм аның суты турында. Бу җимеш ашказанындагы ялкынсынуны киметергә генә ярдәм итү түгел, ә гөмбәчекләргә һәм бактерияләргә каршы үзенчәлекләре аркасында стоматит һәм пародонтиттан да саклый.

 “Гранатта булган матдәләр рак күзәнәкләренең күбәюен акрынайта, һәм кайбер очракларда хәтта аларның үлеменә китерә", — дип ассызыклый белгеч.

Анар җимеше шулай ук артритларны дәвалауда һәм хәтерне яхшыртуда ярдәм итәчәк, ди ул. Холестеринны киметү һәм кан тамырларын  ныгыту өчен, ул ике атна дәвамында көн саен бер стакан анар суты эчәргә киңәш итә.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас