+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
15 октябрь 2025, 10:30

“Отпуск көннәрен 21 көнгә калдырырга кирәк!”

Русиядә ял һәм бәйрәм көннәрен кыскартырга тәкъдим итәләр.

“Отпуск көннәрен 21 көнгә калдырырга кирәк!”“Отпуск көннәрен 21 көнгә калдырырга кирәк!”
“Отпуск көннәрен 21 көнгә калдырырга кирәк!”

Русиядә ял һәм бәйрәм көннәрен кыскартырга кирәк, дип саный җәмәгать эшлеклесе һәм политтехнолог Вадим Попов. "Абзац" басмасына әңгәмәсендә ул мондый чара илдә булган вәзгыятькә бәйле, дип аңлатты. Попов фикеренчә, отпускны 21 календарь көнгә, ә Яңа ел бәйрәмнәрен алтыга гына калдырырга кирәк.

"СВО бару һәм илдәге икътисадый катлаулы шартларда хакимиятләргә елына ял һәм бәйрәм көннәре санын киметү ягына законнарны яңадан карарга кирәк. Бүген Русия хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүгә мохтаҗ. Безнең илгә каршы Көнбатыш ягыннан чын сугыш алып барылган вакытта, курортларда һәм дачаларда “җилләнер” вакыт түгел", – дип белдерде Попов.

Ял итү өчен 21 көн җитә, дип саный спикер. Попов фикеренчә, кыскартулар Яңа ел каникулларына да кирәк. Ул русиялеләргә кышкы бәйрәмнәргә алты көн бирергә тәкъдим итте.

“Яңа ел каникулларын кыскартырга кирәк, алар өчен ил җитештерүне туктап тору нәтиҗәсендә йөзләрчә миллиард сум югалта. 31 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр вакыт белән чикләнергә мөмкин", – ди Попов.

Аның сүзләренчә, бары тик шулай гына ил бүгенге барлык авырлыкларны җиңә алачак.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас