

Бүген,16 октябрьдә, соры болытлар түбән йөзә икән, көн бозылыр, дип юраган борынгылар.
17 октябрьдә җил тынса — көннәр суытыр.
18 октябрь — әгәр ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный, ә болытлар җилгә каршы йөзә икән, кар явар.
19 октябрьдә коры кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр.
20 октябрьдә агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән эреп бетәр.
21 октябрьдә болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.
22 октябрьдә түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә — көз китәргә ашыкмый дигән сүз.
23 октябрь көнне айны күзәтәләр. Әгәр "мөгезе" төньякка карап тора икән, тиздән суыклар җитәр. Көньякка караса - бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә - көчле суык җил көтегез.
24 октябрьдә иртән кар очса, кыш суык килер.
25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән - суыта, тонык икән - җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар - кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.
26 октябрьдә көньяктан тиз-тиз агучы болытлар я яңгыр, я кар алып килә.
27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.
28 октябрьдә — аяз күктә Ай зур алкалар белән киртәләнә икән — суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса — җил һәм карга ишарә.
29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.
30 октябрьдә яңгыр яуса — кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.
31 октябрьдә Айны күзәтәләр. Әгәр мөгезе төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр "мөгез" көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьне елак көннәр башлый.
Автор фотосы.