+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
16 октябрь 2025, 12:20

Грипп эпидемиясен кайчан көтәргә?

Бу сорауга “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе җавап бирде.

Грипп эпидемиясен кайчан көтәргә?Грипп эпидемиясен кайчан көтәргә?
Грипп эпидемиясен кайчан көтәргә?

Башкортстанда грипп сезоны Русиянең үзәк төбәкләренә караганда 2-3 атнага соңрак килә. Бу хакта «Башинформ»дагы матбугат конференциясендә “Роспотребнадзор” төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 2024 елда гриппның беренче очраклары гыйнвар аенда теркәлгән, авыруның иң югары ноктасы март аена туры килгән. Быел хәл ничек булачагын фаразлау бик кыен. Әмма декабрь-гыйнвар айларында авыру нык таралачак дип көтелә.

Республика халкы октябрь ахырына кадәр гриппка каршы прививка ясатырга өлгерәчәк әле. Авыру дәрәҗәсе күтәрелгәнче иммунитет формалашырга өлгерәчәк, моның өчен 3-4 атна кирәк, дип билгели Анна Казак.

Шул ук вакытта республикада икенче атна кискен респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны кимү күзәтелә.

Шулай ук ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, синоптиклар кышның бик салкын булачагын фаразлый. Барлык авыруларны профилактикалау сыйфатында Анна Казак сезон буенча җылы киенергә киңәш итә.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас