

Ни өчен кышкылыкка утыртып калдырган суган орлыклары алдагы җәйгә эрерәк һәм татлырак уңыш бирә? Белгечләр фикеренчә, кышын суганда түбән температурада биохимик процесслар башлана, алар суганчыкларның тәменә һәм структурасына йогынты ясый. Салкын шикәр туплануны стимуллаштыра - нәкъ менә шуңа күрә туфракта кышлаган суган йомшаграк һәм татлырак тәмгә ия.
Агрономнарның тикшеренүләре шуны дәлилли: кышны туфракта чыккан суганның составында В группасы витаминнары һәм аскорбин кислотасы 15-20 процентка күбрәк. Аннары вегетациянең иртә башлануы үсемлекләргә эссе көннәр башланганчы куәтле тамыр системасы формалаштырырга мөмкинлек бирә, бу исә аларны корылыкка чыдамрак итә.
Кышка утырту өчен салкынга чыдам сортлар утыртырга тырышыгыз. Вакыт белән сыналганнары – "Штутгартер Ризен”, “Сеншуй желтый”, "Радар". Суганчыкларның зурлыгы — оптималь диаметры 1-1,5 см булса яхшы.
Утырту алдыннан орлыкларны 40 градус температурада 8 сәгать җылыталар. Марганцовканың алсу эремәсендә 30 минут тоталар һәм урамда +5°C тотрыклы торганда, утыртырга да була. Күпчелек төбәкләрдә бу чор 5-20 октябрьгә туры килә.
Уңышка утырту тирәнлеге дә йогынты ясый. Суган орлыклары 4-5 см тирәнлеккә, араларын – 8-10 см, ә рәт араларын 20-25 см калдырып урнаштырырга кирәк.
Автор фотосы.