+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
17 октябрь 2025, 05:45

Дымлы салфеткалар балалар өчен зыянлымы?

Белгеч күпләрне борчыган сорауга җавап бирде.

Дымлы салфеткалар балалар өчен зыянлымы?Дымлы салфеткалар балалар өчен зыянлымы?
Дымлы салфеткалар балалар өчен зыянлымы?

Русия технологик университетының А. Н. Реформатский исемендәге неорганик химия кафедрасы доценты Андрей Дорохов дымлы салфеткаларның кечкенә балаларның тән тиресе өчен куркыныч булуы турында кисәтә.

Галим билгеләвенчә, дымлы салфеткалар балаларның сизгер тән тиресенә зыянлы булырга мөмкин, чөнки аларда продуктны саклау өчен кирәкле консервантлар бар.

Дорохов аңлатканча, герметик төргәктә микроблар өчен уңайлы мохит барлыкка килә, шуңа күрә җитештерүчеләр консервантлар — ешрак парабеннар һәм феноксиэтанол өсти. Бу матдәләр тире аша үтеп, ялкынсыну яисә аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Мондый компонентлар концентрациясе катгый контрольдә, әмма яңа туган сабыйлар белән аеруча сак булырга кирәк. Альтернатива сыйфатында paraben-free тамгасы булган һәм йомшак консервантлы чаралар туры килә, гәрчә алар да индивидуаль реакция китереп чыгарырга мөмкин, дип билгели Дорохов.

Белгеч  бала өчен дымлы салфеткалар алганда составны җентекләп өйрәнергә, хуш ислеләренә кызыкмаска һәм иң яхшысы – су белән юуга алмаштырырга.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас