

Башкортстанда унлаган аккош коткаручыларны көтә. Уфа кыргый җанварларны реабилитацияләү үзәге волонтерлары барлык гаризаларга да җавап бирергә өлгерми.
“Пин һәм Пуф” кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре авыру аккошны үзләренә алганнар, аның бәлагә таруы турында Уфа районы халкы хәбәр иткән.
Дмитрий Стрельников белдерүенчә, төбәк буенча мондый очраклар күп — үзәк аккошлар буенча унлап гариза алган, әмма волонтерлар транспорт белән проблемалар һәм вакыт җитмәү аркасында барлык урыннарны да әйләнеп чыгарга өлгерми.
"Конкрет бу кошны ашыгыч рәвештә алырга туры килде, чөнки ул инде бик нык хәлсезләнгән — ярга чыкканһәм кешеләр артыннан йөргән”, — дип аңлатты “Пин һәм Пуф” җитәкчесе.
Фото: видеодан скрин