+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
20 Октября 2025, 11:45

Быел көзге каникуллар озынрак булачакмы?

Беренче чирек тәмамланырга санаулы көннәр калды.  

Быел көзге каникуллар озынрак булачакмы?Быел көзге каникуллар озынрак булачакмы?
Быел көзге каникуллар озынрак булачакмы?

Быелгы уку елында беренче каникуллар якынлаша.  Уку календаре нигезендә, 1-11 сыйныф укучылары өчен көзге каникуллар 25 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр узачак.

“Агымдагы елның үзенчәлеге шунда, каникуллардан соң ук безне дәүләт бәйрәме – 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, ял көне көтә. Шулай итеп, укучыларның тугыз көн рәттән – 25 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр ял итү мөмкинлеге булачак.  Балалар 5 ноябрьдә, чәршәмбе көнне, ял итеп һәм яңа казанышлар өчен тулы көч белән янә парта артына утырачак”, – дип белдерде Телеграм каналда мәгариф министры Илдар Мәүлетбердин. – Ата-аналардан бу чорда балаларның иминлеген кайгыртуларын үтенәм, ә укучыларның үзләренә бу көннәрне файдалы итеп үткәрүләрен: күбрәк саф һавада йөрүләрен, кызыклы китаплар укуларын, вакытларын гаиләләре белән уздыруларын һәм мәдәни чараларга йөрүләрен телим. Каникуллар имин һәм хәвефсез узсын!

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас