+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
21 октябрь 2025, 12:00

“Акыл тешен сатам! Кемгә кирәк?!”

Абау! Кем алсын аны, дияргә ашыкмагыз!

“Акыл тешен сатам! Кемгә кирәк?!”“Акыл тешен сатам! Кемгә кирәк?!”
“Акыл тешен сатам! Кемгә кирәк?!”

Русиялеләр белдерү сайтларында акыл тешләрен сату турындагы тәкъдимнәр ешрак күренә башлаган. "SHOT Проверка" мәгълүматлары буенча, мондый "товар"ны хәтта 36 мең сумга да табарга була.

Сатып алучылар арасында күбесе – медицина югары уку йортлары студентлары, аларга стоматология буенча күнекмәләр, осталык арттыру өчен акыл тешләре кирәк икән. Булачак табиблар журналистларга еш кына акыл тешләренең зачетлар өчен кирәк булуы турында сөйләгән.

Тешнең бәясе аның торышына турыдан-туры бәйле. Әгәр товар кариес белән зарарланган булса, аның бәясе символик 500 сум тәшкил итәргә мөмкин. Ләкин  теш идеаль хәлдә булса, аның өчен күбрәк акча чыгарырга туры киләчәк.

Теш сатып алучылар арасында гадәти булмаган шәхесләр дә очрап кына тора. Оригиналь бизәнү әйберләре белән мавыгучы кайбер кешеләр алардан кулон, балдак ясап, акыл тешләрен чын сәнгать әсәрләренә әйләндерә, шулай ук декор элементлары сыйфатында да куллана.

Гаҗәп хәлләр бар да инде дөньяда!

 

Фото: news.tek.fm

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас