

Базыгызда кәгазьгә төрелгән кәбестәләр дә бардыр әле. Аларның бик файдалы диетик ризык булуын беләсездер инде. Чынлап та, кәбестәдә организмда май катламы туплануына каршы торучы тартран кислотасы бар. Бигрәк тә бу кислота чи яшелчәдә күп.
Кәбестә күп төрле витаминнарга, бигрәк тә С витаминына бик бай. Шунысы мөһим, бу витаминнар озак торган һәм тозланган кәбестәдә дә яхшы саклана. Кеше көненә 200 грамм чамасы — чи, 100-150 грамм тозлы кәбестә ашаса, организм тиешле күләмдәге С витамины белән тәэмин ителә.
Кәбестәдә, шулай ук, макро- һәм микроэлементлар, сирәк очрый торган күкерт, кальций, магний, калий, фосфор, хлор, йод, кобальт, тимер, цинк, бакыр, марганец бар. Кәбестә клетчаткасы ашказан эшчәнлеген яхшырта, холестеринны һәм май тукымаларын киметә, эчәктәге таркалган бактерияләрне юк итә.
Тозлы кәбестәне шикәр диабеты белән авыручыларга ашарга киңәш ителә. Стоматит авыруы булганда, уртлар канаганда да тозлы кәбестәне озак итеп чәйнәү файдалы.
Фото: storage.myseldon.com