+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
22 Октября 2025, 09:50

Бер кулга ничә ничә карта бирерләр?

Русиядә банк карталарын бирүне чикләячәкләр.

Бер кулга ничә ничә карта бирерләр?Бер кулга ничә ничә карта бирерләр?
Бер кулга ничә ничә карта бирерләр?

Русиядә карталар санын чикләү турындагы закон проекты әзерләнә. Аның барышында хакимият һәм базарда катнашучылар берничә вариант турында фикер алыша: я гомум лимит белән барлык банкларга берьюлы – 10-20 карта бирү, я бер банкта бишкә кадәр һәм берничә банкта 20гә кадәр карта бирү. Кайбер банклар бер кешегә 20 карта да аз булачак, дип каршы килә, дип хәбәр итә “Российская газета” басмасы. Әмма хөкүмәт тарафыннан кибермошенникларга каршы көрәш чараларының икенче "пакеты" кысаларында әзерләнгән закон проектының яңартылган редакциясенә караганда, чикләү чагыштырмача кырыс булачак.

Банкларга – 20 картага кадәр, ә бер операторга – биштән дә артык булмаган күләмдә түләү картасы бирергә рөхсәт итүләре мөмкин, әгәр Русия Банкының Директорлар советы күбрәк күләмдә билгеләмәгән булса.

Русиялеләрнең кулларында карталар санын банк хезмәткәрләре кулдан санамаячак, исәпкә алуны автоматлаштырырга уйлыйлар.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас