

Башкортстанда яшәүче җиде бала әнисенең дөньяга игезәк балалары туган. Сигезенче тапкыр бала тудыру йортына килгән хатынның бу юлы игезәк малайлары туган, хәзер ул тугыз бала әнисе. Искитмәле очрак турында Республика клиник перинаталь үзәге табиблары хәбәр итте
Игезәк малайлар табигый юл белән туган. Өстәвенә, алар җитлегеп туганнар, яңа туган балаларның авырлыгы 3000 һәм 2900 грамм.
Йөклелек чоры катлауланулар белән барган. Сабыйларның берсенә тугач та ашыгыч ярдәм кирәк булган, әмма күпмедер вакыттан соң неонатологлар аның хәлен тотрыкландыра алган.
Хәзер ике бала да әниләре янында һәм белгечләр күзәтүе астында, аларның гомеренә куркыныч янамый, дип хәбәр итә табиблар.
Фото:Республика клиник перинаталь үзәге