+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
25 октябрь 2025, 06:45

Балага өлгермәгән хөрмә ашатмагыз!

Табиб бу җимешне ничә яшьтән ашатырга яравы турында сөйләде.

Балага өлгермәгән хөрмә ашатмагыз!Балага өлгермәгән хөрмә ашатмагыз!
Балага өлгермәгән хөрмә ашатмагыз!
Хөрмә — микро һәм макроэлементларга бай җимеш. Магний йөрәк, кан тамырларына файдалы, калий организмнан артык сыеклыкны чыгара һәм кан басымын төшерә. Моннан тыш ул күрү сәләтен яхшырта, сулыш юллары авыруларын кисәтә. Әмма җимешнең файдасы белән бергә, кайбер кешеләргә зыяны да булырга мөмкин.
 
Әйтик, аның составындагы бета-каротинның кызгылт сары пигменты аркасында "каротин сарысы" үсеше яный, бу вакытта тире төсен үзгәртә. Хөрмәдә шикәр күп, ул бик калорияле җимеш. Аның белән шикәр диабеты белән авыручыларга сак булырга кирәк.
 
Табиб-диетолог Елена Соломатина белдерүенчә, хөрмәнең составында өлкән кешедә эч катуга һәм балада ашкайнату акрынаюына китерүче таиннар бар. Шуңа да өч яшькә кадәрге балаларга хөрмә бирергә кирәкми дип саный ул. Белгеч бигрәк тә бала өчен өлгереп җитмәгән хөрмәнең хәвефле булуын кисәтә. Ул төерләнеп, ашказаны-эчәк трактына “утырырырга” һәм кискен эчәк үтмәүне булдырырга мөмкин.
 
Автор фотосы.
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас