+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
27 октябрь 2025, 05:35

Мандарин ничә сум торачак?

Яңа елга хакларның тагын да артуы көтелә.

Мандарин ничә сум торачак?Мандарин ничә сум торачак?
Мандарин ничә сум торачак?

Яңа елга бәйрәм өстәлен бизәүче мандаринга ихтыяҗ арту фонында кыйммәтләнергә мөмкин, дип белдерә аналитик Владимир Чернов.

Чернов җимешләрнең сезон белән китерелүенә игътибар итә. Аның сүзләренчә, гадәттә, октябрь-ноябрьдә Төркия, Абхазия һәм Мароккодан күпләп китерәләр, бу бәяләргә басым ясый. Декабрьнең соңгы атнасына якынрак ихтыяҗ арта, һәм бәяләр «бәйрәм алды өстәмәсе"н тагын да күтәрергә мөмкин.

Аналитик фикеренчә, агымдагы елда мандаринга бәяләр үсеше аларны сатуның иң кызган көннәрендә 5-15 процентка кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Хәзер ил буенча мандаринның бер килосы уртача 224 сум тора. Мәскәүдә 20 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, аның килограммы уртача 265,7 сум торган. Шул ук вакытта бу җимешнең хакы сортына һәм каян китерелгәненә карап, бер килограммы якынча 95 сумнан 600 сумга кадәр булырга мөмкин.

"25-31 декабрьгә минем уйлавымча, Русиядә мандаринның килограммы өчен уртача хак 230-260 сум булачак. Мәскәүдә гадәти сортларның  бер килосы якынча 260-300 сум, премиаль сортлар ("бэйби" /Көньяк Африка республикасы/перуан) 350-450 сум һәм аннан да югарырак булырга мөмкин", — ди Чернов.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас