

Кара җимеш файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар, биофлавоноид, шикәр, органик кислоталарга байлыгы белән киптерелгән җиләк-җимеш арасында чемпион булып тора. Иң мөһиме —кара җимешне киптергәндә алар файдалы үзенчәлекләрен югалтмый, тулысынча саклап кала. Шуңа да бу җимешне көндәлек рационына керткән кешеләр бик дөрес эшли.
Кара җимешнең кеше сәламәтлеге өчен файдасы күп булуы күптән билгеле. Киптерелгән кара җимеш глюкозага, фруктозага, органик кислоталарга, клетчаткага бай. Шулай ук, анда минерал матдәләр — натрий, калий, кальций, фосфор һәм тимер күп. Органик кислоталарга бай булуын аеруча билгеләргә кирәк. Кара җимештә, шулай ук, алма, лимон, кузгалак һәм салицил кислоталары барлыгы ачыкланган. Бу җимештәге пектин һәм клетчаткалар ашказаны-эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, метаболизмны тизләтә, башка ризыкларны җиңелрәк үзләштерүгә ярдәм итә.
Әгәр сез әлегә кадәр бу җимешне көндәлек рационыгызга кертмәгәнсез икән, киңәшебезне искә алыгыз.