+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
2 Ноября 2025, 07:25

Цикламен җылы яратмый

Аны өй шартларында үстерү серләре белән бүлешәбез.

Цикламен җылы яратмыйЦикламен җылы яратмый
Цикламен җылы яратмый

Кибетләрдә матур итеп шау чәчәктә утырган цикламенны ни өчен өйдә үстерү шактый кыен? Монда төп момент – цикламенның тынычлык чоры. Табигатьтә алар кыш көне, салкынча вакытта чәчәк ата. Ә җәй көне яфракларын коя һәм  “йокыга” китә. Ял итү чоры гадәттә май башыннан сентябрь уртасына кадәр дәвам итә. Бу гөл бүлмә шартларында да үзен нәкъ шулай тота.

Кыш көне цикламеннарны 10-15 °С температурада үстерергә кирәк. һәм менә моннан төп проблема килеп чыга да инде – фатирда мондый шартларны кайдан табарга? Салкынча балкон - иң шәп урын. Әгәр температура югарырак булса, бу гөл зәгыйфь сузылган яфраклар үстерә, бик начар чәчәк ата һәм тиз чери.

Цикламеннарга даими су сибәргә кирәк – әгәр туфракны киптерсәң, яфраклар шунда ук шиңә башлый. Суны бүлбегә эләкмәслек итеп, чүлмәк кырыена гына агызырга кирәк.

Цикламеннар өчен һаваның оптималь дымлылыгы – 50 процент. Әмма кыш көне фатирларда ул корырак – 25 процент чикләрендә. Шуңа күрә һаваны дымландырыргыч сатып алырга яисә су салынган савытны һәрвакыт янәшә куярга кирәк.

 

Фото: ogorodsadovod.com

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас