

Солы ярмасы (овсянка) иртәнге аш өчен – идеаль ризык. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аны даими куллану кандагы шикәр дәрәҗәсен саклап кына калмый, ә холестеринны киметергә дә ярдәм итә, шулай ук сәламәтлек өчен күп кенә башка файдасы бар.
Солы ярмасы – клетчатка һәм башка файдалы матдәләрнең бик яхшы чыганагы. Аны даими ашау йөрәк авырулары, 2нче типтагы диабет һәм инсульт кебек күп кенә авыруларны булдырмаска ярдәм итә ала. Солы ярмасындагы клетчатка эчәклектәге һәм ашказанындагы эшчәнлекне яхшырта. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, солы ярмасындагы бета-глюкан кандагы шикәр күләмен контрольдә тотарга ярдәм итә һәм инсулинга сизгерлекне арттыра, бу 2нче типтагы диабет белән авыручы кешеләр өчен аеруча мөһим. Галимнәр билгеләвенчә, бу ярманың хәтерне, баш мие эчәнлеген яхшырту сыйфаты да бар.
Иртәнге ашка солы боткасын даими куллану авырлыкны контрольдә тотарга ярдәм итә ала, чөнки ул аппетитны көйләргә булыша, клетчаткада күп булу сәбәпле, тук булу тойгысын арттыра. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, солы боткасын рационына керткән кешеләр артык килограммнарын тизрәк югалта.
Солы ботакасы — иртәнге аш кына түгел, ул сәламәт өчен керткән өлеш тә.
Автор фотосы.