

Телевидение алып баручысы Андрей Малахов үзенең сигез яшьлек улы Александрны тамашачылар игътибарыннан мөмкин кадәр күбрәк сакларга тырышуын белдерде. Шоумен ата-ананың даны баланың үз-үзен бәяләвенә йогынты ясамавын тели.
Малахов сүзләренчә, малай фанатлар тарафыннан игътибарны сизә башлаган да инде.
"Миңа калса, бу аның дөньяны кабул итүен һәм үз-үзен бәяләвен юкка чыгарачак. Аңа болай да җиңел түгел, без кайдадыр ялда булганда, кешеләр фотога төшәргә йөгереп килә", — дип аңлата телевидение алып баручысы.
Малахов улын чит күзләрдән саклап, халык алдана бик чыгармыйча һәм басым ясамый гына тәрбияләргә тырышуын ассызыклый. Билгеле ата-ананың балалары башкаларның игътибарын аеруча җәлеп итә, ди ул.
Интервью вакытында алып баручы шулай ук гаиләдәге кызыклы хәл белән уртаклашкан. Аның сүзләренчә, бервакыт улы лифттагы белдерүгә игътибар иткән, анда баланың туган көнен саунада бәйрәм итәргә тәкъдим ителгән була.
"Мин көлеп җибәрүдән тыела алмадым! Күз алдына китерәсезме — "саунада баланың онытылмас туган көне"! Сез туган көнегезне кайда билгеләп үттегез? Саунада!" — дип көлә Малахов.
Фото: n1s1.hsmedia.ru