

Иртәне банан белән башлау һәм җитәрлек су эчмәү бердә яхшы түгел. Табиблар әйтүенчә, иртәнге аштагы җимеш файдага караганда күбрәк зыян китерергә мөмкин. Белгечләр аңлатуынча, бананлы иртәнге аш бик популяр, ләкин ул шикәрне күп куллануга һәм тиз ачыгуга китерә.
Табиблар канда шикәрнең кискен күтәрелүен булдырмас өчен бананны файдалы майлар белән бергә ашарга киңәш итә. Бу шулай ук әлеге җимештә булган калий, клетчатка һәм магнийдан күбрәк файда алырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, бананның өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча мөһим үзенчәлеге бар. Бу җимешне артык куллану канны куертырга мөмкин, аеруча аксым җитмәгән очракта. Шуңа күрә өлкәннәргә банан куллануны чикләү яхшырак.
Белгечләр хәбәр иткәнчә, иртән җитәрлек су эчү кешенең сәламәтлеге өчен бик мөһим. Иртән үк җылы су эчәргә кирәк, ул канны сыекландырырга һәм андагы токсиннарны киметергә ярдәм итә. Моны иртәнге аш вакытында да истә тотарга кирәк. Иртәнге аш коры булырга тиеш түгел. Солы боткасы иң яхшысы, дип белдерә табиблар. Бу төр иртәнге аш организмның көндәлек сыеклык ихтыяҗын канәгатьләндерүнең җиңел ысулы булырга мөмкин.
Ә менә кайнар су салып берничә минутта әзер була торган ботканы кулланмаска киңәш итәләр.
Автор фотосы.