

Наггетсларны сәламәтлеккә зыянсыз аена ике тапкырдан да ешрак ашарга ярамый. Бу хакта технолог, “Росбиотех” университетының туклану индустриясе, кунакханә бизнесы һәм сервис кафедрасы доценты Дмитрий Быстров “Lenta.Ru” басмасына сөйләгән.
Эксперт кисәтүенчә, наггетсларда майлар һәм трансжирлар күп, бу йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм симерү куркынычын арттыра. Моннан тыш, аларда тоз күп, бу гипертония үсешенә һәм бөерләр белән проблемаларга китерергә мөмкин.
"Наггетслар өчен билгеләнгән тавык филесына бодай, соя оны, тавык тиресе һәм башка ингредиентлар өстиләр. Кайбер үрнәкләрдә сөякләр дә табылган, бу аз аксымлы, начар сыйфатлы ит куллану турында сөйли", – ди Быстров.
Белгеч әйтүенчә, эчлектә булырга тиеш сыр урынына үсемлек мае кулланыла. Мондый ризыкны еш куллану организмга кирәкле матдәләр кытлыгы белән яный, бу сәламәтлеккә бик тискәре йогынты ясый, дип ассызыклаган ул.
Белгеч сүзләренчә, наггетсларны өйдә ясарга мөмкин.
"Өйдә әзерләнгән наггетсларында бары тик тавыкның түш ите, йомырка, он кулланыла. Аны майлы табада яисә духовкада бөтенләй майсыз диярлек пешерергә мөмкин", – дип йомгаклаган ул.
Фото: rogulevs.ru