+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
9 Ноября 2025, 06:55

Иң файдалы икмәк төрен беләсезме?

Гастроэнтеролог аны көненә бер-ике телем ашарга киңәш итә.

Иң файдалы икмәк төрен беләсезме?Иң файдалы икмәк төрен беләсезме?
Иң файдалы икмәк төрен беләсезме?

Тулы бөртекле икмәк сәламәтлек өчен файдалы, дип белдерә медицина фәннәре кандидаты, табиб-гастроэнтеролог Екатерина Кашух.

Аның сүзләренә караганда, тулы бөртекле икмәк бөртекнең барлык өлешләре булган оннан әзерләнә, шуңа күрә анда клетчатка, В төркеме витаминнары, магний, селен, тимер һәм башка элементлар саклана. "Клетчатканың күп булуы аркасында мондый икмәк ашкайнату эшчәнлегенә ярдәм итә, эч катуны булдырмый һәм йөрәк һәм кан тамырлары авырулары куркынычын киметә. Шулай ук ул туклыкны озаграк тоярга, димәк, аппетитны контрольдә тотарга һәм сәламәт гәүдә авырлыгын сакларга ярдәм итә», — дип аңлата белгеч. Табиб көндәлек рационга бер-ике телем шундый икмәк кертергә киңәш итә.

Шулай ук табиб арыш ипиен дә файдалы ди — ул кандагы шикәрнең кискен сикерешен тыя һәм озак кына тук йөрергә булыша, аның составында клетчатка, тимер, магний, аминокислоталар бар.

Белгеч югары сортлы оннан пешерелгән ак ипинең файдасы бик аз булуын ассызыклый. Аны җитештергәндә бөртек тышчасы алына, ә аның белән бергә клетчатка, витаминнар һәм минераллар юкка чыга, ди ул. Табиб мондый икмәк тиз үзләштерелә, кандагы шикәрнең кискен сикерешләрен китереп чыгарырга мөмкин, еш кына гәүдә авырлыгы артуга китерә, дип кисәтә.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас