+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
9 Ноября 2025, 09:35

Кышкылыкка пуховик сайлыйбыз

Белгечләр нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

Кышкылыкка пуховик сайлыйбызКышкылыкка пуховик сайлыйбыз
Кышкылыкка пуховик сайлыйбыз

Кышкы куртканың тышкы ягы өчен иң кулай материал дымнан һәм җилдән саклаучы тукыма булырга тиеш. Белгечләр ассызыклавынча, таслан, дюспо яисә  таффета иң яхшыларыннан санала.

Әгәр кыш көне актив яшәү рәвеше алып барасыз икән, мембрана материалын сайларга тырышыгыз. Бу очракта этикеткаларда саннар языла. Алар су үткәрмәүчәнлекне (мәсәлән, 2000-5000 мм йомшак яңгыр һәм юеш кар өчен, ә 8000 мм артык экстремаль һава шартлары өчен яраклы), пар үткәрүчәнлекне (3000 г/кв.м җәяү йөрү өчен, 5000 г/кв. м ачык һавада йөгерү өчен исәпләнгән) һәм RET (ул никадәр түбәнрәк булса, шулкадәр яхшырак сулый "дигәнне аңлата).

Шулай ук экспертлар җиңел һәм югары җылылык изоляциясе тудыра торган табигый мамыктан пуховиклар сайларга киңәш итә.

Әмма табигый мамык курткаларның бер кимчелеге бар –  югары бәя. Шул сәбәпле җитештерүчеләр, бәясен киметергә тырышып, мамыкка каурый өстиләр.

Табигый мамыкка охшаш материаллар да бар бар. Мәсәлән, 300 г/кв. м тыгызлыгындагы холлофайбер  курткада -30 °С та да җылы, ә тинсулейт җылылыкны -70 °С та яхшы саклый.

 

Фото: tomsk.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас