+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
9 ноябрь 2025, 04:45

Май ае нинди булыр?

Моны сынамышларга карап белеп була.

Май ае нинди булыр?Май ае нинди булыр?
Май ае нинди булыр?

Сынамышларга игътибар иткәнегез бармы, дуслар?

9 ноябрь нинди – май ае шундый, дигән сынамыш бар халыкта.

Бу көннәрдә һава торышы әллә ни сөендерми шул. Яңгыр ява, җил котыра. Ә менә чәчәкле май шундый булыр дип, һич кенә дә ышанасы килми.

10 ноябрьдә бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә.

11 ноябрьдә болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.

12 ноябрьдә кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.

13 ноябрьдә көн аяз икән, алдагы көннәр җилле булыр.

14 ноябрьдә кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.

15 ноябрьдә суык булып, әтәчләр кычкырса, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасыйл булса, язын яшеллек мул булыр.

16 ноябрьдә мичтә утын шартлап янса – көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ятса, алдагы көннәр җылы килер.

17 ноябрьдә җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.

18 ноябрьдә кар яуса, суык кышка, көзге культураларның мул уңышына ишарә.

19 ноябрьдә кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар башланыр.

20 ноябрьдә ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгәсен кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.

21 ноябрьдә җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.

22 ноябрь иртәсендә агач­ларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.

23 ноябрьдә томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.

24 ноябрьдә суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.

25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.

26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.

27 ноябрьдә болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

28 ноябрьдә яткан кар язга кадәр эреми.

29 ноябрьдә юеш кар – буранга.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас