Кыш бабайны каршы алырга әзерләнәсезме, дуслар? Кыш бабай поезды 14 декабрьдә Уфага киләчәк, ә икенче көнне Стәрлетамакка юл тотачак.
Узган ел Уфада Кыш бабай поездын 8,5 меңнән артык кеше каршы алган.
Бәйрәмдә кунаклар әкият персонажлары белән фотога төшә, тематик составны карый һәм Кыш бабайның күчмә резиденциясендә була алды. Анда берничә интерактив зона: курчак театрыннан алып сувенир кибетенә кадәр булды.
Русия тимер юллары һәм Вологда өлкәсенең уртак проекты 2021 елдан бирле гамәлдә. Өч ел эчендә тылсымлы поезд илнең 170тән артык шәһәрендә булган.
Русия тимер юллары игълан иткәнчә, быел исемлеккә 70 шәһәр кергән. Поезд агымдагы елның 19 ноябрендә Владивостокта старт ала һәм үзенең сәяхәтен 2026 елның 11 гыйнварында Бөек Устюгта тәмамлый.
Фото:пресс-служба РЖД