+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
12 ноябрь 2025, 06:25

Берьюлы – ике бәхет!

Башкортстанда әнисе һәм кызы бер көндә әни булганнар.

Берьюлы – ике бәхет!Берьюлы – ике бәхет!
Берьюлы – ике бәхет!

Уфада Республика клиник перинаталь үзәгендә гаҗәеп очрак булган. Әнисе белән кызы бер көндә диярлек әни булганнар. Хатын-кызларның яшьрәге гүзәл кыз бала тудырган. Аның әнисе дөньяга баһадир ул бүләк иткән. Сүз уңаеннан, бу инде гаиләдә – алтынчы бала.

"Ике әнине һәм аларның сабыйларын чын күңелдән котлыйбыз. Һәр яңа көн аларга сәламәтлек, шатлык һәм чиксез бәхет бүләк итсен. Бу вакыйга тормышның гаҗәеп һәм матур булуын турында ачык дәлил булып, безнең үзәкнең елъязмасына керде ", – дип билгеләгәннәр Республика клиник перинаталь үзәге матбугат хезмәтендә.

Фото: Республика клиник перинаталь үзәге матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас