+22 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
13 ноябрь 2025, 06:35

Без ни өчен МАХны сайладык?

Бу мессенджерның үз плюслары бар.

Без ни өчен МАХны сайладык?Без ни өчен МАХны сайладык?
Без ни өчен МАХны сайладык?

“Хәвефсез режим"– беренче чиратта өлкән яшьтәге кешеләр өчен уңайлы. “Приватность” бүлегендә әгәр сез һәм сезнең әңгәмәдәшегез бер-берегезнең телефон китабында булса, бары тик ”үзебезнекеләр” белән генә шалтыратышырга мөмкинлек бирүче көйләү бар. Билгесез номерлар сезгә шалтырата алмаячак.

Соңыннан җавап бирергә онытмас өчен хәбәрне укылмаган, дип тамгаларга мөмкин.

Gigachat – МАХтагы бушлай нейрочелтәр. Ул тиз арада тавыш хәбәрләрен шифрлый, рәсемнәр, открыткалар ясый, сорауларга җавап бирә, нинди темага сорасаң да текстлар яза һәм башка бик күп нәрсәләрне белә.

МАХ – гади һәм уңайлы. Кушымтада кая басарга икәнлеге җиңел аңлашыла.

МАХ  Интернет сигналлары начар булган очракта да яхшы эшли. Сез башка операторлар элемтә булдыра алмаган очракта да МАХ аша якыннарыгыз белән һәрвакыт элемтәдә була аласыз.

 

Фото: gazeta.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас