+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
15 ноябрь 2025, 09:40

Эретелгән сырны балаларга бирмәгез!

Табиблар бу ризыктан сак булырга киңәш итә.

Эретелгән сырны балаларга бирмәгез!Эретелгән сырны балаларга бирмәгез!
Эретелгән сырны балаларга бирмәгез!

Эретеп ясалган сырны артык куллану сәламәтлек өчен зыянлы булырга мөмкин, дип белдерә табиб-диетолог Светлана Лазарева.

Сөт ризыгында кальций, фосфор һәм кайбер витаминнар бар. Шул ук вакытта андый сыр фосфатларның бай чыганагы булып тора. Ризыкны артык куллану кальций үзләштерүгә комачаулый, бу сөякләргә җитди зыян китерә һәм рахит китереп чыгарырга мөмкин.

Эретелгән сырны балаларга бирүдән аеруча сак булырга кирәк, чөнки аларның скелеты формалаша гына. Кайбер очракларда бу ризыкны артык куллану хәтта рахитка да китерергә мөмкин.

"Фосфатлар —текстураны паста хәленә китерү өчен өстәгән матдәләр. Һәм аларның зыянлы булуы расланган. Аерым алганда, фосфатлар кальций үзләштерүгә комачаулый», —дип белдерә белгеч.

 

Фото: medboli.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас