

Гастроэнтеролог Екатерина Кашух финикларның файдасы һәм зыяны турында сөйләде. Табиб финикларда күп күләмдә туклыклы матдәләр булу турындагы мәгълүматны раслады. Бу җимештә йөрәк өчен файдалы калий бар. Даими кулланганда кешенең кан тамырларының торышы яхшырачак.
Финик ашау кан басымын киметергә ярдәм итәчәк һәм нерв системасының сәламәтлеген тиешле дәрәҗәдә саклаячак. Аның стрессны җиңелрәк кичерергә дә ярдәме тия.
Финик составына В6 витамины керә. Бу матдә аминокислоталар синтезында катнаша. Моннан тыш, B6 кәефкә турыдан-туры тәэсир итүче гормоннар җитештерүдә катнаша. Ул җитмәсә, депрессиягә бирелү ихтималы артачак.
Финик ашарга яраткан кеше үзен һәрчак яшь итеп хис итә. Бу җимештә антиоксидантлар бар. Алар организмда пычрак һава, ультрафиолет нурланыш, тәмәке тарту яки матдәләр алмашу нәтиҗәсендә барлыкка килгән җыелма радикаллар белән көрәшә.
Гастроэнтеролог финикларның эчәклек эшчәнлеген нормальләштерүгә ярдәм итүе һәм эч катуын бетерүе турында ассызыклый. Аларның составына микрофлора сәламәтлеген саклаучы файдалы бактерияләр керә. Финик иммунитетны ныгыта һәм ашказан-эчәклек тракты һәм атеросклероз авырулары үсеше куркынычын киметә, инсульт һәм инфаркт булдырмас өчен кандагы «начар» холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә.
Шул ук вакытта гастроэнтеролог финикта шикәр күп булуын кисәтә. Аны еш куллану кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттырырга һәм икенче типтагы диабет үсешенә китерергә мөмкин. Бу җимешне артык күп ашасаң, гәүдә авырлыгы артуы ихтималы зур. Табиб аны белеп куллану яхшы булачак, ди.
Гарәп илләрендә аны “тормыш икмәге” дип атыйлар. Ул киптерелгән яки киптерелмәгән килеш тә кеше организмы өчен бик файдалы һәм сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.
Автор фотосы.