+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
17 ноябрь 2025, 10:35

Кыш суык булмас, күрәсең...

Халык сынамышлары шулайрак юрый.

Кыш суык булмас, күрәсең...Кыш суык булмас, күрәсең...
Кыш суык булмас, күрәсең...

Синоптиклар быел кыш бик суык булачак, дип фаразлый. Ә менә халык сынамышлары буенча 17 ноябрьдә җиңелчә суык икән, кыш суык булмас. Искә алсагыз, бүген иртән салкынча һава торышы иде. Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән туры килерме? Сынап карыйк әле, дуслар.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, иртәгә, 18 ноябрьдә, Башкортстан буенча начар метеорологик күренешләр фаразлана: аерым районнарда бозлы яңгыр явачак, юлларда бозлавык булачак.

Шулай ук иртәгә урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Термометр баганалары төнлә -2, -7°, көндез +1, +6°күрсәтәчәк.

Шулай ук иртәгә урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Термометр баганалары төнлә -2, -7 градус, көндез +1, +6 градус күрсәтәчәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас