

Башкортстанда агымдагы елның 1 гыйнварыннан 16 ноябренә кадәр дөньяга килгән балаларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атадылар. Мәгълүматларны ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.
Сервис мәгълүматлары буенча, яңа туган сабыйларга иң сирәк очрый торган кызлар исемнәреннән: Малейка, Эльвира, Рейна, Афра һәм Родаслава булган. Малайларга сирәк кушыла торган Эдель, Янислав, Йосыфджон, Кирос һәм Иоанн дигән исемнәр биргәннәр.
Иң популяр кызлар исемнәре булып Ева (350), Амелия (344), Амина (338), София (316) һәм Эмилия (313) санала. Малайларда — Әмир (453), Эмир (340), Тимур (335), Мирон (281) һәм Михаил (276).
Автор фотосы.