+24 °С
Яңгыр


Русиядә “ярты чыршы” сатуга чыккан. Мондый чыршыны кечкенә фатирларга, студияләргә урнаштырырга мөмкин. Аны стенага терәп яисә почмакка кую да җитә.
Сатып алучыларга товарның "яртысын" тәкъдим итсәләр дә, аның бәясе шактый югары 7-16 мең сум, дип хәбәр итә Lenta.ru басмасы.
Сатучылар ышандыруынча, ярты чыршы бөтененнән аерылмый диярлек, шулай ук кабарынкы. Аның каравы, зур булмаган тораклы кешеләр өчен бик уңайлы. Өстәвенә, уенчыкларда экономияләргә дә мөмкинлек бирә.
Фото: маркетплейс