+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
20 ноябрь 2025, 10:00

Салкын көннәргә витаминнарың әзерме?

Сәламәтлегең турында көн дә кайгырт!

Салкын көннәргә витаминнарың әзерме?Салкын көннәргә витаминнарың әзерме?
Салкын көннәргә витаминнарың әзерме?

Көзге-кышкы айларда кешегә кояш нурлары йогынтысында җитештерелә торган D витамины бик кирәк. Бу вакытта кояшлы көннәр булмау сәбәпле, махсус препаратлар куллану бик мөһим. D витамины сөт продукциясендә, йомыркада, лосось һәм тунец балыкларында бар.

Шулай ук ноябрьдән март аена кадәр еш кына В төркеме витаминнары дефициты күзәтелә. Алар стресслы хәлләрне һәм депрессияне җиңәргә булышыр. Бу витамин бөртеклеләрдә, яшел аштәмләткечләрдә, авокадода, чүпрәдә һәм шпинатта аеруча күп.

Көзге-кышкы көннәрдә, шулай ук, организмда тимернең җитәрлек булуы бик мөһим, ул кан тамырларын һәм йөрәкне сәламәт хәлдә тотарга ярдәм итә.

Салкын вакытта омега-3 майлы кислоталары арыганлык һәм начар кәеф белән көрәшергә ярдәм итә, алар майлы диңгез балыкларында һәм чикләвектә күп.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас