

Пеларгония яисә яран гөле салкыннар башлану белән “кәефсезләнә” һәм аерым игътибар таләп итә. Ул бу чорда аеруча калий һәм фосфорга мохтаҗ.
Яраннар өчен туклыклы төнәтмә әзерләүнең бер авырлыгы да юк. Ул көл нигезендә әзерләнә.
Төнәтмә әзерләү өчен бер литр җылы суда бер чәй калагы көлне эреп беткәнче болгатабыз. Аны ике сәгатькә калдырабыз. Вакыт-вакыт болгатып алырга онытмыйбыз.
Көл төнәтмәсе белән ноябрь һәм декабрь дәвамында ике атнага бер тапкыр тукландыру киңәш итә. Белгечләр мондый тукландыру белән мавыкмаска киңәш итә, чөнки артык калийның яраннар өчен зыянлы булуы да ихтимал.
Автор фотосы.