

"О самом главном" телетапшыруын алып баручы билгеле табиб Мясников раславынча, иң тәмле, файдалы һәм шул ук вакытта арзан да булган ризыкларның берсе — селедка. Ул селедкада "бик күп күләмдә омега-3" барлыгын һәм селедканың башка балык төрләре белән чагыштырганда, май кислоталары саны буенча лидер булып торуын, ә алар кеше өчен бик мөһим икәнлеген белдерә.
Шул ук вакытта Мясников әлеге ризыкның минус ягы — тозның артык микъдарда булуы турында кисәтә.
Табиб селедканы витаминнар һәм микроэлементлар саклана торган “мундир”лы бәрәңге белән ашарга киңәш итә.
Фото: mtdata.ru