+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
22 Ноября 2025, 21:10

Балаларны алдан кисәтегез!

Салкыннар башлану белән сулыкларда фаҗигаләр саны арта.

Балаларны алдан кисәтегез!Балаларны алдан кисәтегез!
Балаларны алдан кисәтегез!

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, профилактик операция кысаларында көн саен кешеләрне кисәтү өчен су объектлары янында рейдлар, аңлату әңгәмәләре үткәрелә, балаларга инструктаж бирүгә аерым игътибар бирелә.

Салкыннар башлану белән сулыкларда фаҗигаләр куркынычы арта. Оператив мәгълүматларга караганда, 2024 елның сентябреннән ноябренә кадәр республика сулыкларында – 4, агымдагы елда — 2 балыкчы суга баткан.

Коткаручылар искә төшерә:

10 см калынлыктагы боз кеше өчен хәвефсез санала;

елга тамагында һәм кушылган урыннарда, агым булган сулыкларда, үсемлекләр, агачлар, куаклар һәм камыш үскән урыннарда бозның ныклыгы бермә-бер кимрәк;

җилсез, ышык урыннарда боз катламы иртәрәк барлыкка килә;

башта агым булмаган күлләр һәм буалар туңа, соңрак бозлануны тоткарлаучы агымлы елгалар боз белән каплана.

Бозның ышанычлы катламы барлыкка килмичә елга-күл өслекләренә чыгу бик куркыныч. Бигрәк тә балаларга мондый урыннарда уйнарга ярамавы турында кисәтегез, аңлатыгыз.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас