

2026 елда Русиядә, бәйрәмнәр белән бәйле, җиде кыскартылган эш атнасы булачак. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
"2026 елда, хезмәт календаре нигезендә, җиде кыскартылган эш атнасы көтелә", - диелә хәбәрдә.
Билгеле булуынча, февральдә русиялеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 21-23ендә ял итәчәк, ә дүрт көн эшләячәк – 24тән 27гә кадәр. Алга таба кыска атна 10-13 мартта, 27-30 апрельдә, шулай ук 12-15 майда һәм 8-11 июньдә көтелә.
2026 елның 4 ноябре һәм 31 декабре шулай ук ял көннәре булачак, шуңа күрә ноябрьдә Русиядә ике өлешкә бүленгән эш атнасы булачак, ул нибары дүрт көн дәвам итәчәк, ә декабрьнең соңгы атнасында нибары өч көн эшләргә туры киләчәк.
Автор фотосы.