+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
26 Ноября 2025, 11:35

“Люцифер”ның хуҗасын тапканнар!

Уфада яшәүче хатынның ванна бүлмәсендә шок кичерүе турында хәбәр яшен тизлегедәй таралды.

“Люцифер”ның хуҗасын тапканнар!“Люцифер”ның хуҗасын тапканнар!
“Люцифер”ның хуҗасын тапканнар!

Бүген Уфаның Интернациональ урамындагы торак йортның дүртенче катында яшәүче хатынның өендә елан күреп, шок кичерүе турында хәбәр яшен тизлегедәй таралды. Ванна бүлмәсендә озынлыгы бер метр чамасы булган еланны хатын башта төрле төстәге чүпрәк дип уйлаган. Аны беренче булып мәчесе күреп алган.
Бәхеткә, коткаручылар урынга тиз килгән һәм еланны суыткычның арткы стенасыннан тотканнар һәм үзләре белән алып киткәннәр.

Социаль челтәрләрдә яңалыклар басылганнан соң, коткару отрядына югалган еланның хуҗасы – бер туташ шалтыраткан. Аның сүзләренчә, табылган бер метрлы еланга якынча 1,5 яшь, аның кушаматы  – “Люцифер”. Кыз аны махсус шартларда – террариумда тота икән, тик елан хәйләкәррәк булып чыккан, өйдән чыгып ук качкан.

Еланны хуҗасына кире кайтарганнар. Сөйрәлүче җанвар башкача чыгып кача алмасын өчен кыз террариумны ныгытырга вәгъдә биргән.

Фото: УГЗ по Уфе

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас