+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
26 Ноября 2025, 11:00

Сезнең өйдә сансевиерия үсәме?

Белгечләр гаиләдә тынычлык булмаса, нәкъ шушы гөлне үстерергә киңәш итә. 

Сезнең өйдә сансевиерия үсәме?Сезнең өйдә сансевиерия үсәме?
Сезнең өйдә сансевиерия үсәме?

Сансевиерия (халык телендә “каенана теле”) үзенчәлекле булуы белән өйгә ямь биреп торучы бүлмә гөле. Шул ук вакытта аның файдалы үзенчәлекләре дә бар.

1. Һаваны чистарта. Һавадагы зарарлы матдәләрне (формальдегид, бензол, трихлорэтилен) “йота”.

2. Төнлә кислород бүлеп чыгара. Күпчелек үсемлекләрдән аермалы буларак, ул моны төннәрен эшли, бу исә йокы бүлмәсендә йокы сыйфатын яхшырта, тынычландыра.

3. Артык тәрбия сорамый. Сирәк кенә су сибү, коры һава, күләгә һәм үтәли җилне бик җиңел кичерә. Өйдә гөлләр барлыгын еш кына онытучы хуҗабикәләр өчен идеаль вариант.

4. Дымлылыкны арттыра. Яфраклар аша дымны парга әйләндереп, ул фатирдагы коры һаваны табигый рәвештә дымландыра.

5. Электромагнит нурланышын нейтральләштерә. Ул компьютер, телевизор һәм башка техникадан килгән нурланыш тәэсирен киметә.

Кыскасы, сансевиерия – декоратив үсемлек кенә түгел, ә өй өчен чын “яшел фильтр”, өстәвенә, артык игътибар да таләп итми. 

Бу гөл тискәре энергияне һәм агрессияне үзенә ала. Кайбер ышанулар буенча, гаилә бәйләнешләрен ныгытырга һәм өйдәгеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итә, бигрәк тә әгәр аны йокы бүлмәсенә урнаштырсаң.

 

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас