

Бу тәмле эчемлек энергия бирә, вируслардан һәм инфекцияләрдән саклый ала.
Иртән бер чынаяк какао эчү кәефне яхшыртачак һәм тормыш тонусын күтәрәчәк. Ул хәтерне яхшырта һәм баш мие эшен стимуллаштыра, шулай ук канда холестерин дәрәҗәсен нормальләштерә торган матдәләрне үз эченә ала.
Какао күп кенә файдалы микроэлементлар байлыгы буенча лидер дип танылган, ә андагы цинк күләме буенча аңа тиңнәр юк!
Какаода аксымнар (12-15 процент), майлар, углеводлар (6-10 процент), В төркеме витаминнары, клетчатка һәм антиоксидантлар бар.
Күптән түгел үткәрелгән тикшеренүләр какаоның тагын бер үзенчәлеген ачыклаган, ул тире күзәнәкләренең үрчүенә һәм үсүенә, яраларның төзәлүенә ярдәм итә һәм җыерчыклар барлыкка килүне кисәтә.
Шулай ук какаода тагын бер матдә — эпикатехин бар, аның ярдәмендә организмны яман шеш, диабет, инфаркт һәм инсульт кебек күп кенә куркыныч авырулардан сакларга мөмкин.
Бу тәмле эчемлекне көннең беренче яртысында кулланырга киңәш ителә.
Автор фотосы.