+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
1 Декабря 2025, 05:50

Әгәр бүген кара карга күрсәгез...

Халык сынамышларына карап, кышның ничек килүен билгеләп була.

Әгәр бүген кара карга күрсәгез...Әгәр бүген кара карга күрсәгез...
Әгәр бүген кара карга күрсәгез...

Әгәр кышның беренче көнендә кара карга күрсәгез, кыш җылы булыр.

2 декабрьдә аяз һава кышның салкын килүе турында сөйли. Әгәр бу көнне кар төшсә, гыйнварга кадәр чатнама суыклар көтмәгез.

3 декабрь көнне кар яуса, 3 июньдә көчле яңгыр явар. Әгәр киресенчә булса, җәй иртә килер.

4 декабрьдә күктә күп санлы болытлар күренсә, тиздән суытачак. Буран – җылы һәм карсыз кыш башлануы турында сөйли.

5 декабрь көнне көчле суык булса, димәк, тиздән, бураннар башланыр.

6 декабрьдә кар төшсә, суыклар көтегез. Әгәр бу көнне җепшек икән, Яңа елга кадәр кыш җитмәс.

7 декабрь күктә йолдызлар аермачык янып торса, һава торышы кинәт үзгәрер. Әгәр бу көнне йолдызлар атылса, кышын кар әз явар, ә мартта көчле суыклар килер.

8 декабрьдә, морҗадан чыккан төтенгә игътибар итәләр. Әгәр ул өскә күтәрелсә, тиздән кар явар. Таралып китсә, җилле булыр.

Әгәр 9 декабрь көнне болытлар җиргә салынып торса, тиздән суыклар җитәр.

10 декабрь көнне эт һәм песиләр үзләрен гадәттәгедән тынычрак тотса, каты суык һәм буран көтегез.

11 декабрь көнне песи тырнаклары белән тырманып йөрсә - суыта. Эт өреп, шыңшый икән - бик көчле суыклар киләчәк.

12 декабрь көнне әзрәк болытлап торса - суыта. Көн томанлы икән - тиздән көчле җил һәм буран булыр.

13 декабрь көнне кар яуса, ул җирдә 110 көн ятар.

14 декабрь көнне каурый-каурый катламлы болытлар — суыклар җитү турында кисәтә.

15 декабрьдә  яңгыр яуса, ул 40 көн буе дәвам итәр.

16 декабрь көнне балыкчылар яхшы табыш белән кайтса, кыш җылы килер.

17 декабрьдә агач ботакларында кар ята икән, кыш суык килер.

18 декабрьгә кадәр бер тапкыр да суыклар булмаган икән, димәк тиздән җепшек буран булыр.

19 декабрь көнне песиләр йоклаганда авыз-борынын тәпие белән каплап йокласа, тиздән көчле суыклар килер.

20 декабрьдә песиләр су эчсә, көчле явым-төшем булыр.

21 декабрь көнне кояш гадәттәгедән иртәрәк чыкса - кар явар.

22 декабрьдә көн аяз булып, кар яуса - җылы кышка ишарә.

23 декабрьдә буран дуласа, көчле суыклар билгесе.

24 декабрь - кошлар түбәннән очса, җилле һава торышына. Көньяктан искән җил көннең җылынуы турында сөйли.

25 декабрь -киләсе елның уңышлы килүен белү өчен, бу көнне чия ботагы кисеп, аны туфрак салынган чүлмәккә утыртканнар. Ул Раштуага яфраклар чыгарса, ел уңышлы килә дип саналган.

26 декабрьдән башлап, 12 көн суык була икән, кыш чатнама суык килер.

27 декабрь - төнлә агачларны бәс сарса, кыш суык килә. Иртәнге чатнама суык тиздән көчле җил һәм буран булачагын искәртә.

28 декабрь көнне җылы була икән, димәк, көчле суыклар кыш азагында гына киләчәк.

29 декабрь - суык һәм әче җил - Раштуа салкыннарының дәвамлы булуы турында сөйли. Болытлы, җилле көн - кинәт җылытуга.

30 декабрь көнне кар яуса, Яңа ел төне суык булыр.

31 декабрь көнне еларга һәм күңелсезләнергә ярамый, юкса, ел буе шундый кәеф озата барачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас