+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
4 декабрь 2025, 10:15

Башкортстанга кыш хәбәрчеләре кайтты

Ә кыш һаман килергә ашыкмый...

Башкортстанга кыш хәбәрчеләре кайттыБашкортстанга кыш хәбәрчеләре кайтты
Башкортстанга кыш хәбәрчеләре кайтты

Бөрҗән районының Ыргызлы авылына урман чыпчыклары ияләшкән. Кошкайлар агачларда калган җимешләр белән сыйлана, дип хәбәр итәләр Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы матбугат хезмәтендә. Балан агачын сырып алган кошлар, акрын гына җырларын сузып, үзләре өчен чын мәҗлес оештырган.

Мартта урман чыпчыклары төньякка китә, анда алар поляр яны тайгасында кошчыклар чыгара. Җәй көне алар бөҗәкләр, личинкалар һәм төрле җиләкләр белән туклана.

“Октябрьдә урман чыпчыклары безнең якларга очып килә һәм бездә кышларга кала", — дип ачыклык кертә белгечләр.

 

Фото: Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас