

Авырып киткәч, төп теләк – мөмкин кадәр тизрәк терелү. Бегечләрнең беренче киңәше: ашказанын артык йөкләмәү һәм ялкынсыну процессларын көчәйтмәү өчен җиңел, ләкин туклыклы ризыкка басым ясарга кирәк.
1. Аксымга бай, ак итле балык яисә тавык ите кебек җиңел үзләштерелә торган ризыкларга өстенлек бирегез.
2. Клетчаткадан баш тартмагыз, әмма яшелчәләрне җиңелчә томалап пешерү яхшырак.
3. Файдалы майлар, бигрәк тә салкын ысул белән сыгылган үсемлек мае куллану яхшырак.
4. Күп итеп сыеклык эчегез: гөлҗимеш кайнатмасы (80 градуска кадәр суытылган су салырга һәм төнәтеп эчү файдалы), селтеле составлы минераль су, ромашка, сырганак һәм имбир кушылган чәй эчегез.
Болай да авыру организмның көчен алмас өчен итле-майлы ризыклар, фастфуд һәм ярымфабрикатлар ашамагыз. Ялкынсынуны көчәйтмәс өчен авырган вакытта сөтле һәм глютенлы ризыкларны рационнан алып ташлау яхшырак.
Авырганда организм бөтен көчен авыруны җиңүгә юнәлтсен өчен беренче өч көндә белгечләр тәкъдим иткәнчә тукланыгыз. Исән-сау булыгыз, чирләмәгез, дуслар!
Автор фотосы.