

Русия Мәгариф министрлыгы 2026 елда мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләренең бердәм көннәрен билгеләгән. Ведомство тәкъдимнәрне илнең барлык төбәкләренә җибәргән.
2025/2026 уку елын тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау – 26 майга, ә чыгарылыш кичәләре 27 июньгә билгеләнгән.
Бәйрәм чаралары программасына Дәүләт флагын күтәрүне һәм Дәүләт гимнын башкаруны, күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләүне, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның чыгышларын кертү тәкъдим ителә.
"Мәктәптә патриотик эшнең мөһим өлеше – илебез флагын күтәрү һәм гимнын башкару. Без мәктәпләрдә Ватанга хөрмәт белән карау һәм аның белән горурлану тойгысын уятуга юнәлдерелгән эшне алдагы елда да дәвам итәчәкбез", – дип билгеләгән мәгариф министры Сергей Кравцов.
Автор фотосы.