+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
11 декабрь 2025, 11:00

Яңа ел бүләге куркыныч булмасын!

Кибетләрдә йөгерә-йөгерә бүләкләр эзләүче әти-әниләргә берничә киңәш.

Яңа ел бүләге куркыныч булмасын!Яңа ел бүләге куркыныч булмасын!
Яңа ел бүләге куркыныч булмасын!

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш педиатры, Балачак фәнни-тикшеренү клиник институты директоры Нисо Одинаева балаларга чыршы астына нинди бүләкләр куярга ярамавы турында сөйләгән.

Табиб билгеләвенчә, иң куркыныч бүләкләрнең берсе –  магнит кублары. Бу уенчык бала йота алган дистәләгән кечкенә шарлардан тора. Эчәклектә магнитлар еш кына орган стеналары аша бер-берсенә тоташа. Болар барысы да авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Моннан тыш, уенчык ату кораллары белән сак булырга кирәк. Хәтта күзгә зыянсыз булып күренгән пулялар да җитди җәрәхәтләр китерергә мөмкин, бу лазер пистолетлары һәм гади мылтыкларга да кагыла.

"Дәваханәләргә еш кына гидрогель шарлар, конструкторларның, робот-трансформерның вак детальләрен, курчак йортының вак элементларны йоткан балалар килә", - ди педиатр. - Кайбер уенчыкларның психологик зыян китерүен дә исәпкә алырга кирәк. Монстр курчаклар бүләк итмәгез. Музыка кораллары белән дә сак булырга кирәк. Әйтик, сыбызгылар тавышның рөхсәт ителгән чиге –  65 децибелдан артмаска тиеш, югыйсә кечкенә баланың ишетү органнары зыян күрергә мөмкин.

Пропеллерлы уенчыклар еш кына үсмерләр өчен тәгаенләнә, ләкин ата-аналар бүләк алганда яшь чикләренә бик сирәк игътибар итә. Кечкенә балаларның  пропеллердан имгәнү очраклары аз түгел. Уенчык төргәгендәге язуларга, рөхсәт ителгән яшькә һәрвакыт игътибар итәргә кирәк –  бу сезне проблемалардан саклап калачак. Шулай ук табиб кулына яңа уенчык алган балага игътибарлы булырга киңәш итә.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас