+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
14 Декабря 2025, 04:30

Иртәне файдалы боткадан башлагыз!

Аны тәмле итеп пешерүнең дә сере бар.

Иртәне файдалы боткадан башлагыз!Иртәне файдалы боткадан башлагыз!
Иртәне файдалы боткадан башлагыз!

Тары боткасы - йөрәк боткасы, дигән борынгылар. Аның организм өчен файдасы бик зур. Кагыйдә буларак, тары ярмасын пешерүгә әзерләүнең бер кыенлыгы юк: чүбеннән тазарту һәм суы үтәкүренмәле булганчы юу.

Ләкин кайвакыт болай эшләү генә җитми. Белгечләр тары боткасы тәмле булсын, әче тәме килеп тормасын өчен берничә киңәш бирә.

Тарының әче булуы, кагыйдә буларак, иске ярмага хас. Әгәр дә сез аның җитештерү датасын белмисез икән, юылган ярманы 5-10 минутка кайнар суга салырга кирәк.

Алтын сары, кара бөртекләре күренмәгән ярма яхшы үзләштерелә, тизрәк пешә һәм боткасының тәме дә тел йотарлык була. Ярманың вагы исә тиз пешә, боткасы үзле була.

Карарак төстәге ярманың тәме бераз әчерәк була.

Әгәр дә сез ярмасы изелеп торган ботка әзерләргә телисез икән, бер стакан ярмага өч-дүрт стакан сыеклык салыгыз. Ул 40-50 минут пешә.

Әгәр таралып торганны әзерлисегез килсә, бер стакан ярмага 2 стакан су кирәк булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас